Зәйлеләр ил иминлеге сагына баскан батыр ир-егетләр белән горурлана
Украинадагы махсус хәрби операция башлану белән курку белмәс ир-егетләребез илебез сагына басты.
Ялга туган якларына кайткан хәрбиләр алдында чыгыш ясаганда район башлыгы Разиф Кәримов «Безнең халык батыр халык, көрәшкә үз-үзен аямый күтәрелә, мәсәлән, Мәскәүдә булган теракттан соң район хәрби комиссариатына килеп контракт төзеп фронтка китүче егетләребез аеруча күп булды, монда акча мәсьәләсе арткы планда, егетләрне ил иминлегенә янаучыларга каршы нәфрәт, Ватанга булган патриотик хисләр алып килде хәрби комиссариатка», — ди.
Моның чыннан да шулай булуын хәрби егетләр үзләре дә искәртә. Аларны ил иминлеге борчый. Хәрбиләргә ил җитәкчелеге тарафыннан булган игътибар-хөрмәттән дә алар канәгать.
Араларыннан «Куба» позывнойлы контрактчы ир-егет 2022 елда фронтка китә. Моңа кадәр Әлмәттә полиция бүлегендә эшләгән ир-ат фронтта механик, машина йөртүче булып хезмәт итә.
«Полициядә эшләү сәбәпле миндә хәрби әзерлек инде бар иде. Бер тәҗрибәсез яшьләрне яу кырына җибәргәнче без — тәҗрибә туплаганнар барырга тиеш, дип уйлап контракт төзедем. Минем фикеремчә, тәҗрибәлеләрдән яуда файда зурырак. Хәзер менә сәламәтлегем какшау сәбәпле терләндерү курслары узам», — ди «Куба».
Ир-егеттә яман шеш тапканнар, ул Россия оборона министрлыгы ярдәме белән Мәскәүдә бушлай яхшы дәвалану курслары үткән. Хәзер үзен әйбәт хис итәм, ди егет.
Махсус хәрби операциядә мобилизация буенча хезмәт итүче 25 яшьлек «Мистер карась» позывнойлы егет исә, яу кырындагыларның бердәм булуы турында сөйли.
Ул үзе медицина буенча махсус курслар үткән, бүгенге көндә яралыларны эвакуацияләү буенча полкның командир урынбасары вазифасында хезмәттә. Ул райондашы, яу кырында батырларча һәлак булган Михаил Музыченко белән бергә хезмәт иткән. Сугышчан дусты турында хәрби җылы итеп искә ала, аны барысының да сагынуын әйтә.
Фронтка алынганчы егет эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштергән була, әлеге белеменең дә яу кырында вакыт-вакыт кирәге чыккалавын ассызыклый ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев