Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйлеләр ил белән бергә

Зәйдә «Энергетик» Мәдәният сарае каршына кешеләр якыннарын югалтучыларның кайгысын уртаклашырга килә.

Бүген Россия Президенты Владимир Путин карары белән,   22 мартта Мәскәүдә «Крокус Сити Холл» концерт залында теракт вакытында үлгәннәрне искә алу хөрмәтенә илдә матәм көне  игълан ителде.   Бу көнне бөтен ил халкы бер гаепсез  һәлак булганнарны искә алып үз яшәү урыннарында булдырылган хәтер мемориалларына килә. Зәйдә мондый урын «Энергетик» Мәдәният каршында булдырылды. Анда кичтән үк зәйлеләр шәмнәр, канәфер чәчкәләре, йомшак уенчыклар китерде.  Бүген иртән бирегә район башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Петр Уразайкин килде, ул кызыл чәчкәләр салып, бу зур югалтуга кайгыруын белдерде.  Зәйлеләр дә кайгы уртаклашу урынына күпләп килә.    Айгөл  Яруллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев