Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйлеләр “Гаилә тарихында гасырлар авазы — Тарихта без эзлебез” шәҗәрә фестивалендә

Кичә Галиәсгәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында “Гаилә тарихында гасырлар авазы — Тарихта без эзлебез” шәҗәрә фестивале узды.

Фестиваль шәҗәрә традицияләрен саклау һәм үстерүгә, гаилә элемтәләрен ныгытуга, шулай ук Татарстан тарихына һәм гаиләсенә карата киң җәмәгатьчелекне кызыксындыруга юнәлтелгән. 

Фестивальдә зәйлеләр данын Имәнлебаш авылыннан Әхмәтҗановлар гаиләсе яклады.

Фестиваль программасы ике  блогта уздырылды. Беренче блокта гаиләләр милли һәм гаилә ризыклары күргәзмәсе белән таныштырса, ә икенче блокта  "Таныш булыгыз минем гаилә, минем буын!" гаилә командалары бәйгесе иде. Бәйге барышында гаиләләр үзләренең шәҗәрәсен концерт номеры белән тәкъдим иттеләр һәм милли костюмнарын күрсәттеләр. 

Фестиваль өч этапта үтте: муниципаль, зональ һәм республика. Быелгы зона этабы финалистлары - Казаннан Лозов-Ярцевлар, Саба районыннан Хантимеровлар, Ютазы районыннан Абдурахмановлар гаиләсе, Зәй районыннан Әхмәтҗановлар, Аксубай районыннан Андреевлар һәм Кайбыч районыннан Гарәфетдиновлар гаиләләре.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, командалар үзләренең нәселләре тарихын ныклап өйрәнгән һәм гаилә мөнәсәбәтләренең үрнәкләрен күрсәттеләр, гаилә ядкәрьләре, риваятьләре белән гаҗәпләндерделәр. 
-Сезнең гаилә тарихы - сезнең өчен генә түгел, сезнең буынны дәвам итүчеләр - сезнең балаларыгыз, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз өчен дә бик әһәмиятле. Хәтеребезне саклап калу һәм алдагы буыннарга җиткерү мөһим. Еллар узу белән без үткәннәр, үз илебезнең, туган ягыбызның, гаиләнең тарихы турында ешрак уйланабыз. Элек-электән татарлар үзләренең ата-бабаларының җиде буынын белергә тиеш дигән гыйбарә яши, - диде ул.
Татарстан Рәисе фикеренчә, бүген нәсел тарихын өйрәнү, нәсел шәҗәрәләрен төзү гаҗәеп популярлык казанды. Шәҗәрә фестивале бишенче тапкыр уздырыла. 
-Бу безгә шәҗәрә традицияләрен сакларга һәм үстерергә, гаилә элемтәләрен ныгытырга, Татарстан һәм үз гаиләбез тарихына кызыксыну уятырга ярдәм итә, - дип ассызыклады ул.
Биш ел эчендә фестивальнең барлык этапларында 45 районнан 700дән артык гаилә катнашкан.  “Бу 10 меңнән артык кеше”, - дип өстәде республика җитәкчесе.
- Әлеге саннар артында - зур җентекле һәм мөһим эш ята. Барлык гаиләләр дә беренче урынга лаек. Бу бик яхшы үрнәк, чөнки гаилә кыйммәтләре безнең илне саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Һәр гаилә - тарих, республика, ил тарихы”, - дип билгеләде ул.
Рөстәм Миңнеханов мондый фестивальнең  алга таба да дәвам итүен теләде, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. “Гаилә тарихында гасырлар авазы — Тарихта без эзлебез” шәҗәрә фестивалендә Саба районыннан Хантимеровлар – I, Аксубайдан Андреевлар - II, Казаннан Лозовой-Ярцевлар гаиләсе III урынны яулады.
Бишенче юбилей фестивалендә катнашучы гаиләләрнең район башлыклары да катнашты. Зәйлеләр данын яклаучы Әхмәтҗановлар гаиләсенә район башлыгы Разиф Кәримов алга таба да зур, иҗади уңышлар теләде.

-Әлеге фестивальнең финал этабына килеп җитү – үзе җиңү. Бигрәк тә Республика җитәкчесе алдында чыгыш ясау – үзе дәрәҗә. Безнең Имәнлебаш авылынннан Әхмәтҗановлар гаиләсе бик күп республикакүләм бәйгеләрдә җиңү артыннан җиңү яулый. Әлеге гаиләгә сәламәтлек, бары уңышлар гына телим,- диде ул.

Әхмәтҗановлар гаиләсе үзләренә булышлык күрсәткән авылдашларына, хезмәттәшләренә рәхмәтле.

-Казанда шәҗәрә фестивалендә чыгыш ясап кайттык. Шунысы игътибарга лаек,  республика дәрәҗәсенә  чыгып, Казанда чыгыш ясау үзе ул зур җиңү. Имәнлебаш авылында уңган-булган халык яшәвен, тамгаларын, борынгыдан килгән һөнәрчелеген, осталык  данын янә  бер күрсәтеп, ТНВ каналы аша чыгыш ясап, тарихта эзле булуыбызны раслап кайттык. Республика Рәисе алдына чыгу зур мәртәбә, зур тырышлык  сорый торган хезмәт. Зәй районы башлыгы Разиф Кәримовка, башкарма комитет җитәкчесе Эмиль Галеевка, мәдәният идарәсе житәкчелегенә,  республика алдында танытуда Һәртөрле булышлык иткән авылдашларга, хезмәттәшләргә  рәхмәтлебез.  Республика Рәисе хакимияте җитәкчесе Әсгать Сәфәровтан имәнлебашлылар, сезгә зур сәлам. Ул безнең  янга махсус килеп, аралашып торды, чыгышыбызны үз итеп карады. Зәй, авыл, Ялчыголга кагылышлы тарих белән кызыксынды. Гомумән, чыгышыбыз күпләргә ошады. Әле һаман да төрле тарафтан җылы, матур теләкләр килә, шулай бергә, бердәм булыйк, - ди бәйгедә катнашкан Энҗе Әхмәтҗанова.
Әйе, алга таба да зәйлеләр данын район, республика, Россия һәм Халыкара бәйгеләрдә күрсәтергә насыйп булсын. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев