Зәйлеләр «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән» республика конкурсының төбәк турында җиңү яулады
14 февральдә Әлмәт шәһәрендә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән» республика конкурсының төбәк туры узды.
Бәйгедә 9 районнан 48 конкурсант (36 хатын-кыз һәм 8 ир-ат) катнашты. Катнашучылар төрле номинацияләрдә җиңү өчен көрәштеләр. Барлык конкурсантлар да – гаиләләрендә, хезмәтләрендә үрнәк кешеләр, талантлы, күпкырлы шәхесләр, үзләренең эшлекле сыйфатларын, иҗади потенциалын уңышлы гамәлгә ашыралар һәм иҗтимагый эшләрдә актив катнашалар.
Зәйдән төбәк бәйгесендә биш кеше катнашты. "Хатын-кыз – ана" номинациясендә ГРЭС хезмәткәре Елена Терентьева, “Хатын-кыз – лидер” номинациясендә район ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе Регина Волкова, “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият” номинациясендә музыка мәктәбе директоры Дина Коронова, “Хатын-кыз – ел үрнәге” номинациясендә “Бөртеккәй” балалар бакчасы мөдире Нина Кузнецова беренче урыннарны яулады. "Лидер ир-ат" номинациясендә Кораллы Көчләр ветераны, район чернобыльчеләр берлеге рәисе Валентин Атласов җиңүче дип табылды.
Төбәк этабы нәтиҗәләре буенча җиңү яулаган Зәйдән барлык конкурсантлар да Казанда Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан узачак финалда катнашачаклар.
Фотолар район яшьләр эшләре идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев