Зәйлеләр дуатлон буенча ярышта көч сынашты
11 августта Зәйдә Физкультурачылар көне уңаеннан дуатлон буенча район беренчелеге узды.
Зәйдә мондый төр ярышлар беренче тапкыр оештырылды. Ул «Демография» илкүләм проектының максатларын үтәүгә юнәлдерелде: мәсәлән, физик яктан сәламәт һәм социаль актив үсеп килүче буынны тәрбияләү нигезләре буларак спортны пропагандалау, зәйлеләр арасында физик культураны һәм спортны популярлаштыру, иң көчле спортчыларны ачыклау. Спортның әлеге төре үз эченә йөгерү, велосипедта узышуны ала.
Ярышлар ике яшь төркемендә уздырылды: 10 — 14 яшьлек кызлар һәм малайлар, 15 яшьтән өлкәнрәкләр.
15 яшькә кадәрге кызлар арасында Есения Петрова җиңүче булып танылды, Раиса Волякова — II, Динә Әхтәмова III урында. 15 яшькә кадәрге малайлар арасында Никита Богомазов — I, Данис Шакирҗанов —II, Артур Сәмигуллин III урынны алды.
Өлкәнрәкләр арасында иң яхшы вакытны Елена Сәмигуллина күрсәтте. Ксения Чернова белән Екатерина Терентьева икенче белән өченче урыннарны бүлеште. Ир-атлар арасында Анатолий Гущин — җиңүче, Николай Захаров — икенче, Юрий Худяков өченче булды.
Фото спорт идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев