Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйлеләр балаларына нинди исемнәр кушалар?

Зәй ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның сигез аенда шәһәр-районда 154 бала дөньяга аваз салган, аларның 81е – малай, 73е – кыз бала.

Статистика күрсәткәнчә, икенче балалары туган гаиләләр күпчелекне тәшкил итә. 30 бала  – гаиләдә беренче,   65е – икенче, 32есе – өченче, 26сы дүртенче һәм бишенче бала булып туганнар. Ике гаиләдә игезәкләр дөньяга килгән.

Соңгы вакытта әти-әниләр балаларына  Сәйдә, Абдрахман, Мирон, Аксинья, Варвара, Савелий кебек элекке исемнәрне куша башлаганнар. Сирәк исемнәр арасында Ансель, Алан, Алана, Ян, Тамерлан исемнәре очрый.

Агымдагы елның сигез аенда шәһәр-районда 133 пар законлы төстә никахларын теркәгән, 141 пар аерылышкан. Сигез айда 449 кеше бакыйлыкка күчкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев