Зәйлеләр балалар һәм яшьләр ялын оештыручыларның республика семинарында катнашты
18 ноябрьдә Казанда “Байтик” сәламәтләндерү-белем бирү комплексында балалар һәм яшьләр ялын оештыручыларның республика семинары узды.
Семинарда Зәйдән район яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Гүзәл һәм “Йолдызлык” балалар һәм яшьләр ялын оештыру лагере башлыгы Валентина Потупчик катнашты.
Балалар һәм яшьләр ялын оештыручыларның республика семинары сәламәтләндерү кампаниясе йомгаклары буенча ел саен балаларның ялын оештыру һәм киләсе елга бурычлар кую максатында уздырыла. Быел ул Татарстан муниципаль берәмлекләренең һәм республика Яшьләр эшләре министрлыгы буйсынуындагы учреждениеләрнең балалар һәм яшьләр ялы өлкәсендә 180нән артык белгеч, балаларның ял итү оешмалары җитәкчеләре һәм аларны савыктыру оешмалары җитәкчеләре, профильле сменаларны оештыручылар җыйды.
Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев