Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйлеләр балалар һәм әти-әниләр өчен махсус программага кушылды

Зәйдә яшьләр эшләре идарәсе республика Яшьләр үзәге белән берлектә балалар һәм әти-әниләр өчен кызыклы һәм файдалы программаны гамәлгә ашыра.

«Ишегалларында җәй» дип аталган программа сәламәтләндерүне дә, мәгълүматлар бирүне дә үз эченә ала.

Әлеге программа республикада беренче тапкыр эшли башлады һәм ул әлегә җиде районны гына колачлый. Ә Зәй исә шушы җиделеккә керде, чөнки районда ишегаллары мәйданчыкларында балалар ялын оештыру инде күптәннән алып барыла.

Программа буенча шундый чара 30 июльдә шәһәр ипподромында үтәчәк. Анда әти-әниләр өчен «Кем булырга телим?» дигән темага лекцияне Казан шәһәреннән клиник психолог Ольга Камаева укый, сорауларга җавап бирәчәк. Бу вакытта балалар өчен ишегалды уеннары оештырыла, квест һәм мастер-класслар үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев