Зәйлеләр «Автомногоборье» бәйгесендә сыналды
Зәйдә “Автомногоборье” бәйгесе тугызынчы тапкыр уздырылды. Ул ел саен ДОСААФ базасында үткәрелә.
«Автомногоборье» бәйгесендә катнашучыларның саны елдан-ел арта. Быел конкурс Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан оештырылды.
Бәйгедә катнашучылар командалар булып ярыштылар: 6нчы мәктәпнең яшьармиячеләре, 7нче мәктәпнең яшь юл хәрәкәте инспекторлары. Махсус хәрби операция һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары да үзләрен сынап карады. Беренче этапта юл хәрәкәте буенча имтихан тапшырдылар. Аннан соң пневматик винтовкадан ату буенча көч сынаштылар. Укучы малайлар-кызларга бу өлештә тиңнәр булмады.
Бәйге шартлары буенча катнашучылар автомат сүтеп-җыю буенча да үз осталыкларын күрсәттеләр. Мондый чараларда алган күнекмәләр яшьләр өчен киләчәктә хәрби хезмәт вакытында кирәк булса, өлкәннәр исә үз белемнәрен тагын бер кат яңарттылар. Җиңүче командалар истәлекле бүләкләр һәм Мактау грамоталары алдылар. ПДД буенча Полина Иванова, мылтыктан атуда Диләрә Хафизовага, автомат сүтеп җыюда Эвелина Чагаевага тиңнәр булмады.
фотолар «Юл куркынычсызлыгы» ДБУдан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев