Зәйлеләр «Аулак өй — көрәш» төбәкара проектының финал ярышларына багышланган матбугат конференциясендә катнашты
Яшь буында мәдәни мирасны саклауга һәм үстерүгә кызыксынуын арттыру һәм җәлеп итү, милли мирасны баету һәм популярлаштыру, татарның үзенчәлекле мәдәниятен пропагандалау һәм саклау максатыннан биш ел дәвамында «Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты әдәби бәйгеләр үткәрә.
26 майда "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында «Аулак өй - көрәш» төбәкара проектының “Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында” узачак финал ярышларына бәйле матбугат конференциясе узды.
Конференция спикерлары – әдәби көрәшнең сайлап алу турын узган балалар бакчаларыннан тәрбиячеләр, бакча мөдирләре һәм жюри әгъзалары.
Зәй шәһәреннән "Кояшкай" балалар бакчасы мөдире Алия Сафиуллина, өлкән тәрбияче Альбина Әгъзамова, туган телгә өйрәтүче тәрбияче Алсу Миңнебаева катнашты, фикерләре белән уртаклашты.
Халкыбызның йолаларын, гореф гадәтләрен өйрәнү, бергәләп татар әдәбияты классикларын уку максаты белән оешкан “Аулак өй – көрәш”
төбәкара проекты РФның Мәдәният һәм Мәгариф министрлыклары, ТРның Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, Татарстанның мәдәният ресурс үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте, ДБУ «Сәләт» яшьләр үзәге, ТРның Фәннәр Академиясе ярдәме белән гамәлгә куела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев