Зәйлеләр “Әниләр марафоны”нда катнашты
7 декабрьдә Казанның «Туган авылым» милли комплексында «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе «Әниләр марафоны»на йомгак ясады.
Әлеге "Әниләр марафоны" рәсми рәвештә 2019нчы елда башланып киткән, аның авторы – Динара Әхмәт. Ә быел ул “Ватаным Татарстан” газетасы белән берлектә уздырылды. Быелгы марафонда Зәебездән дә әдәбиятка гашыйк әниләр катнашты. Алар – Кадрия Гыйльманова, Нәзилә Тучыбаева, Роза Хәйретдинова. Марафонның йомгаклау өлешенә алар чакырулы иде. Бу хакта Роза Хәйретдинова үз кичерешләре белән уртаклаша:
"Туган авылым" ресторанында республикабызның гына түгел, Рәсәй өязләреннән дә бәйрәм тантанасына йөз иллеләп әни җыелды. Динара Әхмәт "Әниләр марафоны"н башлап җибәргәндә үзе "Тәртип" радиосында эшләгән. Беренче марафонда 28 әни катнашкан. "Әниләр марафоны" быел "Ватаным Татарстан" газетасы белән берлектә уздырылды. Үзенчәлекле иҗади биремнәр ике көнгә бер бирелеп, марафон 21 көн дәвам итте. Һәр биремне түземсезләнеп көтеп алдым, бу биремнәр язма әдәби телемне чарларга, күңел төпкелендә яшеренгән хис - тойгыларны чыгарырга зур мөмкинлек бирде, үзем кебек әниләрнең язмаларын укып хозурландым, яңалык ачтым, илһам чыганагы тупладым, белгәннәремне ныгыттым.

Бәйрәмгә Зәйдән без - Кадрия Гыйльманова, Нәзилә Тучыбаева, Роза Хәйретдинова чакырулы идек. Килеп керүгә безне "Туган авылым" күңел ачу комплексының җәен генә шау чәчәккә күмелеп утыруы түгел, кыш көне күңелләрне иркәләрлек матурлык булуы шаккатырды. "Туган авылым" - киң җәмәгатьчелеккә эшли торган үзәк, монда зур проектларга урын бирелә. Күзләреннән яңгыр тамчылары тамган баланнар нинди гүзәл?! Ә һавасы гына ни тора?! Ул күңелдәге бәйрәмне?! Калфаклы, яулыклы канатлы әниләр, тантанага тагын да милли аһәң өстәделәр. Вадим Захаров яшьлеккә алып кайтып, матур җырларга төрде. Бәйрәмдә хикмәтле сүз гаять күп булды, ләкин килгән әниләр һәр чыгышны күңеленә сеңдереп тыңлады, монда хезмәт тәрбиясенең балаларны җәлеп итәрдәй ысуллары "Рурайам" компаниясенә нигез салучы, психолог, яшүсмерләр остазы Райнур Газизов тарафыннан кузгатылды, Казанның Шамил мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин бәхетнең биш шартына урын калдырган, гаилә психологы Гөлзар Вәлиева киеренкелектән чыгу юлларын күрсәтте, табиб-гастроэнтеролог Алинә Хәсәншина сәламәтлеккә игътибар итү юлларын ачты, һәр чыгыш бүгенге көн кадагына сукты.
Бер почмак та буш түгел иде, кыр казлары кебек фотосурәткә төшүләр, күңелле ихласлык, татар мохите, тәм - томлы чәй табыны янында чөкер-чөкер гөрләшүләр. Бу бәйрәмнең тәэсире ел әйләнәсенә җитәр, күңел тагын "Әниләр марафоны"н әле көтәр дә көтәр. "Ватаным Татарстан" газетасы мөхәррире Илназ Фаис улы Фазуллин җитәкчелегендәге редакция хезмәткәрләре белән проект җитәкчесе Динара Әхмәтнең бер сүздән бер-берсен аңлаулары әллә каян күренеп тора. Бик күп иганәчеләр җәлеп ителгән, моның астында зур хезмәт. Саллы бүләкләр уйнатылды, һәр әнигә күчтәнәчләр бирелде. Мондый җылы эчтәлекле файдалы очрашу өчен бик зур рәхмәт! Тамчылардан күл җыелып, зур-зур диңгезләргә койсын! Ил - көннәребезгә иминлек!”
фотолар катнашучылардан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев