Зәйлеләр әфган сугышында һәлак булган якташларны искә алдылар
Бүген Әфганстанга совет гаскәрләрен кертүгә 45 ел тулу уңаеннан Зәйдә Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында чара узды.
СССР хәрбиләре Әфганстанга 1979 елның 25 декабрендә кертелә. Сугыш 1989 елга кадәр дәвам итә.
Зәйнең 211 егетенә Әфган илен, Әфган җирен үз күзләре белән күрергә, анда барган сугышларда катнашырга туры килгән. Аларның 9ына туган якларга әйләнеп кайту насыйп булмаган. Алар — Илгизәр Гыймазов, Николай Филиппов, Петр Осипов, Камил Хәбибуллин, Дөлфәт Гыйззәтуллин, Марат Кәбиров, Ильяс Хәйров, Владимир Кухарев, Марат Фәйзуллин. Әлеге яшь егетләр үзләренең хәрби бурычларын үтәделәр, биргән антларына тугры калдылар һәм үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнделәр.
«Сугышчан бердәмлек» оешмасы һәм «Гвардия» эзтабарлар отряды, район ветераннар советы рәисе, хәрби хәрәкәтләр ветераннары әфган сугышында һәлак булган якташларыбызны искә алып, һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев