Зәйлегә мошенниклар медицина иминиятләве полисын пластикка күчерергә тәкъдим иткәннәр
Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә теркәлгән мошенниклык очракларына тукталыйк.
12 августта Зәйдә яшәүче берәү, интернет челтәрендәге бушлай белдерүләр сайтында «Эхолот» җайланмасы сатып алам дип, 12 мең сум акчасыннан колак каккан.
Компьютер мәгълүматларына хокуксыз керүнең 4 очрагы теркәлгән. Өч очракта зыян күрүчеләр сим-картага хезмәт күрсәтү килешүен озайту сылтавы белән смска килгән кодларны атаганнар, бу алга таба РФ Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетны блоклауга китергән.
Соңгы очракта мошенниклар зыян күрүчегә кәгазьдән булган мәҗбүри медицина иминиятләве полисын пластикка күчерәбез дип, Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка керү мөмкинлеге алганнар.
«Мошенниклык фактлары буенча җинаять эшләре кузгатылды һәм аларны кылуга катнашы булган затларны билгеләү буенча оператив-техник чаралар үткәрелә», — ди район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев