Зәйле, токарь станогы сатып алам дип, 55 мең сум акчасыннан колак каккан
Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә урлашу, мошенниклык очраклары теркәлгән.
6 мартта бүлеккә 44 яшьлек Зәйдә яшәүче ир-ат мөрәҗәгать итә. Ул интернетта бушлай белдерүләр сайтында токарь станогы сатам дигән кешегә ышанып, 55 мең сум акчасыннан колак каккан.
“Әлеге мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылды”, - дип хәбәр итәләр полиция хезмәткәрләре.
11 февральдә Зәйнең бер кибеттән товар урлаган элек тә хөкемгә тартылган Зәйнең ике кешесе тоткарланган.
2 мартта бүлеккә Зәйдә яшәүче бер ир-ат гаражыннан җәйге тәгәрмәчләр, урлаулары турында гариза кергән.
6 мартта шәһәрдәге бер кибетнең сатучысыннан 3500 сумлык продукция урлаулары турында мөрәҗәгать итә. Әлеге җинаятьне 35 яшьлек Әлмәт кешесе кылуы ачыкланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев