Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйле – татарча китап укучылар онлайн марафоны финалисты

Татар телендә китап укырга яратучылар арасында XXIX Дөньякүләм онлайн «Әдәби марафон» төгәлләнде.

Дөньякүләм «Әдәби марафон» онлайн-проекты ел саен татарлар яшәгән төбәкләргә үтеп керә. 2017 нче елның сентябрь аеннан башланган проект татар телен саклау, татарча китаплар уку буенча кызыксыну уяту максатын күздә тота.

«Әдәби марафон» проекты кысаларында марафонда катнашкан һәр кеше 21 көн дәвамында татар телендә чыккан китап-журналлар укырга һәм аларның иң кызык дип тапкан өлешләрен "ВКонтакте" социаль челтәрендә урнаштырырга тиеш. «Әдәби марафон» да зәйлеләр һәрдаим актив катнаша. Шундый актив кешеләрнең берсе райондашыбыз, Сармашбаш авылыннан Кадрия апа Гыйльманова.

«Аллага шөкер, XXIX нчы әдәби марафонның да финалисты булдым. Әле киләсе әдәби марафоннарда да очрашырга насыйп булса иде», — дигән теләген белдергән ул социаль челтәрдә шатлыгы белән уртаклашып.

Кадрия ханым безнең «Зәй офыклары» газетасын да яратып укучы тугры дустыбыз. Аңа алга таба да уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев