Зәйле танышын кыйнаган
8 ноябрьдә район үзәк дәваханәсенә җәрәхәтләр алган 31 яшьлек хатын-кызны китерәләр.
Аны реанимация бүлегенә госпитализациялиләр. Зыян күрүче үзен кыйнаулары турында әйтә. Җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан әлеге хатын-кызга 26 яшьлек танышының тәненең төрле өлешләренә кимендә 20 тапкыр сугуы ачыкланган.
«Шикләнелүче үз гаебен таныды. Аңа карата Эчке эшләр министрлыгының тикшерү бүлеге тарафыннан РФ Җинаять кодексының 111нче маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды», — дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев