Зәйле стильле сумкалар бәйли
Шәһәрдәшебез Альбина Романова үз кул эшләрен «Һөнәрдә мәдәни код» район күләмендәге фестиваль-конкурста тәкъдим итеп, сокландырды.
Иске Зәйдә яшәүче ханым иҗади эшчәнлек юлын бистә мәдәният йортында эшләүче бәйләү түгәрәгенә йөрүдән башлаган. Анда хатын-кызлар ажурлы тастымаллар ясарга өйрәнәләр, башка кул эшләрен өйрәнү дә гамәлдә. Ә Альбина ханым, кул эшләре осталыгын алга таба да үстерү максатында үзлегеннән бәйләүнең башка алымнарын да өйрәнүгә керешә, аны күлмәкләр, аеруча стильле сумкалар бәйләү эше җәлеп итә. Иң башта матур бизәкләр төшереп күлмәкләр, балалар киемнәрен күңеленең бар назын кушып бәйли ул, ә хәзер ул иҗат иткән сумкаларга билгеле фабрикалар көнләшерлек.
Ул чын мәгънәсендә модалы һәм уникаль бәйләнгән аксессуарлар әзерли, алар көндәлек киемнәргә дә, кичке киемнәргә дә бик яхшы өстәмә булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев