Зәйле Шәрифел Сәхәбәтдинованы юбилее белән котлыйлар
Бүген - 29нчы сентябрьдә Югары Мәлем авылында гомер итүче яраткан әниебез, әбиебез Сәхәбетдинова Шәрифел Гаяз кызының гомер бәйрәме 75 яшьлек юбилее.
Кадерлебез, сине олы бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын.
Гади, сабыр, олы җанлы да син,
Кылганнарың бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Туган көннәр ел да кабатлана
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне.
Иң изге теләкләр белән: кызларың, улың, кияүләрең, киленең,
оныкларың һәм оныкчыкларың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев