Зәйле, пенсия стажын дөрес исәпләтәм дип, мошенникларга 2 миллион 500 мең сум акча күчергән
Зәйдә узган атнада өч мошенниклык очрагы теркәлгән: берәү СВОдагы абыйсы турында мәгълүмат эзләп 9500 сум акчасыннан колак каккан, тагын икесе мошенниклар хәйләсенә эләгеп, 2 миллион 500 мең һәм 990 мең сумлык кредит рәсмиләштергәннәр.
30 июльдә район эчке эшләр бүлегенә Зәйдә яшәүче берәү шәхси кабинетына кереп, 9500 сум акчасын урлаулары турында хәбәр итә.
Зыян күрүче аңлатканча, ул «Яндекс Стар» браузеры аша махсус хәрби операциядә һәлак булган абыйсы турында мәгълүмат табарга тели. Әлеге браузер Телеграм-каналга ссылка белән күчә һәм ул анда «Список. СВО. apk.» кушымтасын йөкли. Әлеге кушымтаны телефонына күчереп алгач, ул үз телефонына керү мөмкинлеген биргән, бу аның счетыннан акча урлауга китергән.
1 августта Зәйдә яшәүче берәүгә билгесез кеше шалтыратып, үзен пенсия фонды вәкиле дип таныштырган һәм аңа пенсия стажын дөрес санамаганнар, сезгә пенсия фондына килергә кирәк, дип белдергән.
Мошенник аны кабул итүгә язачагын әйткән, аңа смс буенча килгән кодларны гына әйтеп бирүен үтенгән. Зыян күрүче, моның мошенниклар булырга мөмкинлеген аңлап, Дәүләт хезмәтләре шәхси кабинетына кереп караган, әмма ул ачылмаган. Аннары аңа билгесез кыз шалтыратып, үзен Дәүләт хезмәтләре хезмәткәре дип таныштырган һәм дәүләт хезмәтләре порталында аның шәхси кабинетын «ватып», шәхси мәгълүматлары урланган дип аңлаткан. Шул ук көнне аңа Ватсап мессенджеры аша шалтыратып, үзләрен үзәк банк хезмәткәрләре дип таныштыралар һәм аның исеменнән кредитлар рәсмиләштерүгә 13 гариза җибәрелүен әйтәләр. Җинаятьчеләр тарафыннан кредит рәсмиләштерелмәсен өчен, аңа кредитлар рәсмиләштереп, акчаларны якланган счетларга күчерергә кирәк, дип ышандыралар. Шулай итеп, зыян күрүче төрле банк счетларына контактсыз ысул белән 2 миллион 500 мең сум күчергән.
Шул ук көнне Зәйдә яшәүче тагын бер хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать итә. Аның Ватсап мессенджерына «янәсе» эш бирүче язган һәм бухгалтериядә хата булуын һәм бухгалтериянең исәп-хисап кәгазьләрендә түләү өчен башка сумма күрсәтелүен, хәзер моның белән ФСБ хезмәткәрләре шөгыльләнәчәген белдерә. Аннары аңа билгесез ир-ат шалтыратып, үзен ФСБ хезмәткәре дип таныштыра һәм аның счетлары аша 1 250 000 сум күләмендә акча күчерелүен һәм аның исеменнән ышаныч кәгазе буенча 400 000 сумлык кредит рәсмиләштерелүен аңлата. Алга таба билгесез ир-ат аны моның өчен утыртырга, өйләренә тентү килергә мөмкин дип яный. Боларның барысын да булдырмас өчен аңа кредит алырга һәм аны үзәк банк хезмәткәре әйтеп торган счетка күчерергә тәкъдим итә. Соңрак аңа бер ир-ат шалтыратып, үзен банк хезмәткәре дип таныштыра һәм аның басымы астында зыян күрүче мошенникларга 990 мең сум акча күчерә.
«Мошенниклык фактлары буенча җинаять эшләре кузгатылды һәм аларны кылуда катнашы булган затларны ачыклау буенча оператив-техник чаралар үткәрелә. Соңгы вакытта мошенникларның хәйләләренә өлкән яшьтәге кешеләр генә түгел, яшьләр дә эләгә. Без гражданнарны теләсә нинди акчалата операцияләр башкарганда мөмкин кадәр уяу булырга чакырабыз. Шалтыратучының тәкъдимнәрен кабул итәргә, аның тәкъдимнәрен һәм үтенечләрен үтәргә ашыкмагыз! Дөрес карар — шунда ук әңгәмәне тәмамларга, шуннан соң алынган мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә тикшерергә, шалтырату кергән оешмаларга һәм учреждениеләргә шалтыратырга кирәк», — дип хәбәр итәләр полиция хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев