Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйле мошенникларга 90 000 сум акчасын күчергән

Узган атнада районда бер ир-ат 90 мең сум акчасын мошенникларга күчергән, ә икенчесен уяулыгы мошенниклар тозагына эләгүдән саклап калган.

1 февральдә район эчке эшләр бүлегенә Зәйдә яшәүче 51 яшьлек ир-аттан гариза кергән. Әлеге ир-атка билгесез кеше  шалтыратып, үзен банкның куркынычсызлык хезмәткәре дип таныштыра һәм аның банк картасында шикле операцияләр ясалуы турында хәбәр итә. Мошенник кушкан гамәлләрне кылып, ул 90 мең сум акчасын билгесез счетларга күчерә.

3 февральдә район эчке эшләр бүлегенә шундый ук хәлгә тарыган 60 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать итә. Аңа шалтыратучы шулай ук үзен банк хезмәткәре дип таныштыра һәм сезнең карта буенча акчаларыгызны кире кайтару өчен 200 мең сумлык кредит алырга кирәк дип белдерә. Әлеге ир-ат сизгерлеге аркасында акчаларны күчерми һәм мошенниклар кармагына эләкмичә кала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев