Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйле мошенниклар тозагына эләгеп, “курьер” ролендә җинаять тә кылган

Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә 5 мошенниклык очрагы теркәлгән.

2 декабрьдә Зәйдә яшәүче 84 яшьлек хатын-кыздан бүлеккә гариза керә. Билгесез кеше аның өй телефонына шалтыратып, акча декларацияләү сылтавы белән 244 мең сум акчасын урларга маташкан. 

Шул ук көнне бүлеккә шундый ук гариза белән 66 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Аның да өй телефонына шалтыратып, акчаларны декларациялибез дип тәкъдим итеп, 100 мең сум  акчасын урларга омтылганнар. Әмма ике очракта да әлеге хатын-кызларның уяулык күрсәтүе җинаятьчеләрнең планнарына комачаулаган. 

“Тикшерү эшләре барышында ачыкланганча, 66 яшьлек хатын-кыз шул ук көнне  билгесез кешеләр күрсәтмәсе буенча акчаларны декларацияләү сылтавы белән Чаллыда яшәүче  хатын-кыздан 596 мең сум алган, соңыннан ул аны  мошенникларның билгесез счетына күчерергә тиеш булган. Шул рәвешле әлеге хатын-кыз  мошенниклар тозагына эләгеп кенә калмыйча, шулай ук басым астында “курьер” ролендә башка җинаять тә кылган. Хәзерге вакытта мошенниклык очраклары буенча җинаять эшләре ачылды, тикшерү эшләре бара”, - дип хәбәр итәләр полициядән. 

Полиция хезмәткәрләре  алдауның яңа схемалары турында да кисәтә. Соңгы вакытта Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетларны вату очраклары ешайган. Мошенниклар төрле сылтаулар белән эш итә: «Таттелеком» хезмәткәрләре булып өй телефоны коды яки провайдерны алыштырырга тәкъдим итәләр,  җитәкчелек исеменнән хезмәткәрләрнең шәхси мәгълүматларын сорыйлар, телефон өчен артык түләү турында хәбәр итәләр һәм 50 процент акчаны кире кайтарырга вәгъдә итәләр.

“Интернетта яки телефоннан билгесез затлар белән аралашканда сак булыгыз.  Аларга шәхси мәгълүмат яки банк карталары реквизитларын бирмәгез. Бер тапкыр кулланыла торган кодларны беркемгә дә хәбәр итәргә ярамый. Кодны атауны сорау - мошенниклыкның турыдан-туры билгесе”, - дип кисәтә зәйлеләрне полиция хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев