Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйле Максим Исаков — киносериалларда

Максим Исаков кайчандыр заводта хезмәт куеп, соңрак үзен мәдәният өлкәсендә сынап карарга булган кыю егет. Без аны еш кына район күләмендә уздырылучы чараларда алып баручы буларак та, Яңа ел кичәләрендә Кыш бабай ролендә дә күрә идек, ә соңгы вакытта ул күз уңыннан югалды.

Бу көннәрдә исә хезмәттәшебез Айгөл Яруллина Максимның киносериалларда төшә башлавы турында хәбәр итте. Егет белән кызыксынып, белгәннәребез турында газета укучыларыбыз белән дә уртаклашырга карар кылдык.

«Мин Максимның „ВКонтакте“ социаль челтәрендәге битенә кереп карагач аның төрле кинолардан үзе катнашындагы видеоөзекләрне куюын күрдем. Мәсәлән, „Дина и доберман“ сериалында ул хәрби радист ролендә кыска реплика белән күренә. Ә „Военная полиция“ фильмының сигезенче сериясендә аңа хәтта аталар. Әлеге видеолар мине битараф калдыра алмады», — дип уртаклаша хезмәттәшебез.

Ә баксаң Максим Исаковның киноларда төшү буенча беренче тәҗрибәсе «Зөләйха күзләрен ача» сериалыннан 2019 елдан башланган икән. Анда ул каторжник ролендә гомуми массовкада катнашкан. Әлеге тәүге, кино артисты роле аны үзенә суырып алган.

«Санкт-Петербург шәһәрендә төрле телевизион проектлар тормышка ашырылуын уйлап мин әлеге шәһәргә күченеп китәргә карар кылдым. Хәзер исә биредә төшерелүче төрле киноларда катнашам», — ди Максим.

2021 елда аның киноларда төшү графигы аеруча тыгыз булган. Бер генә көне дә съемкаларсыз калмаган, хәтта ул телевизион проектларның исемнәрен дә хәтерләп бетерә алмый.

Шунысы бар, киноларда төшү Максим Исаков өчен хобби, ә аның төп эш урыны Мәскәү юл предприятиесендә исәп белгече. Шул рәвешле егеткә ике шәһәр арасында йөрергә туры килә, әмма ул канәгать. Ә егетнең төп хыялы — үз тормышын олы кино белән бәйләү. Без аның хыялының тормышка ашуын телибез, Зәебездән чыккан егетне төп рольләрдә күрергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев