Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйле яшь экскурсоводларның республика конкурсында җиңү яулады

Егор Алдошин «Шәфкатьлелек маршрутлары-2025» конкурсында “Биредә яхшылык яши” номинациясендә беренче урынны алды.

5 сентябрьдә  Татарстан Иҗтимагый палатасында халыкара хәйриячелек көненә багышланган «Шәфкатьлелек маршрутлары-2025» V республика яшь экскурсоводлары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Чара Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева катнашында узды.

Конкурста зәйлеләр дә катнашты. “Радость” социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәтләр алучы Егор Алдошин “Биредә яхшылык яши” номинациясендә җиңү яулады. Егор лаек булган I дәрәҗә Диплом социаль эш буенча белгеч Елена Ибәтуллинага тапшырылды.

Конкурста җиңүчеләрне бүләкләүдә «Гвардия» эзтабарлар отряды җитәкчесе, Зәйнең «Сугышчан дан» музеена нигез салучы, остаз, волонтер, активист Виктор Никифоров катнашты.

Фото "Радость" үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев