Зәйле чит кешенең банк картасы акчасын «туздырган»
Зәй эчке эшләр бүлегенә бер хатын-кыздан билгесез кешенең банк картасын урлап, аның белән кибетләрдә 5208 сумлык товар сатып алуы турында хәбәр кергән.
18 — 24 декабрьдә район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 119 хәбәр һәм гариза кергән. Бу чорда шәһәр-районда 20 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларның берсендә тән җәрәхәтләре алучы бар. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 86 очрагы теркәлгән. Руль артына алкоголь кулланып утырган бер машина йөртүче тоткарланган. Хисап чорында ике урлашу очрагы теркәлеп, әлеге җинаятьне кылучылар ачыкланган.
19 декабрьдә бүлеккә Зәй кешесе телефонын урлаулары турыда хәбәр итә. Аңа 2390 сумлык матди зыян килгән.
21 декабрьдә бер хатын-кыздан билгесез кешенең банк картасын урлап, аның белән кибетләрдә товар сатып алуы, аңа 5208 сумлык матди зыян килүе турында гариза кергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев