Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйле бер миллион сумнан артык акчасын мошенникларга күчергән

Узган атнада Зәйдә өч кеше мошенниклар кармагына эләккән.

4 августта район эчке эшләр бүлегенә Зәйдә яшәүче 50 яшьлек ир-аттан гариза керә. Аңа билгесез кеше шалтыратып, үзен Приморье краеның тикшерүчесе дип таныштыра һәм аның ышанычын яулап, акчаларыгызны сакларга кирәк дип ялган юлга кертә. Зыян күргән ир-ат мошенниклар счетына 1110000 сум акча күчергән.

Зәйдә яшәүче 25 яшьлек кыз интернет челтәрендә «Авито» бушлай белдерүләр сайтында шкаф сатып алырга ниятли. Ул аңа җибәргән сылтама буенча керә һәм шуннан соң аның картасыннан 29 мең сум акчасы юкка чыга.

43 яшьлек хатын-кыз да мошенниклар корбаны булган. Ул Вконтакте челтәре аша шикәр комы сатып алам дип, 5665 сум акчасыннан колак каккан.

«Әлеге мошенниклык очраклары буенча җинаять эше ачылды, тикшерү эшләре бара», — дип хәбәр итәләр полициядән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев