Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйле Азат Хәкимнең яңа проекты

Татарстанда Караиш аэродромы базасында гражданлык авиациясе пилотлары һәм һава транспорт чараларына техник хезмәт күрсәтү белгечләре әзерләү буенча республикада беренче универсаль очучылар мәктәбе ачылачак. Бу хакта авиация уку үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге идеянең авторы, инициаторы — безнең якташыбыз Азат Мортаза улы Хәким.

Бүгенге көндә инженер-техник персонал һәм шәхси пилотлар әзерләү буенча 21 укыту программмасы расланган. Бу шулай ук яңа типтагы — ПД-14 двигательле МС-21, ПС-90А һәм Sukhoi Superjet двигательле Ту-214 самолетлары өчен белгечләр әзерләүне дә күздә тота.

Азат Хәкимне зәйлеләр сынаучы-очучы буларак белә. Ул — күкләргә гашыйк, «авиация җене кагылучы»ларның берсе.  Азат Мортазович республиканың иң танылган авиаторлары арасында, ул бу өлкәдә барлык һөнәри баскычларны үткән: аэроклуб, очучылар әзерләүче училище, сынаучы-очучы мәктәбе, Казанның берләштерелгән авиаотряды икенче пилоты һәм Як-40 экипажы командиры, «Сокол» тәҗрибә-конструктор бюросы сынаучы-очучысы. 1991 елда Россиядә беренчеләрдән булган «Тулпар» эшлекле авиация компаниясен төзегән, хәзер ул «Тулпар Аэро Групп» дип атала.
Зәйдә ул туган як тарихын өйрәнү музеенда «Заинск. Погружение в космос» программасы проектының партнеры булды. Музей фондына ТУ-160 «Белый лебедь» самолеты моделен һәм авыр авиация очучысының гермошлемын бүләк итте.

Ә авиация уку үзәгендә очучылар әзерләү мәктәбен ачу республика авиация кластерына тагын бер мөһим өстәмә булачак, чөнки Татарстан илебез авиация тармагы һәм самолет төзелеше буенча флагман булып тора. Очучылар  мәктәбе беренче курсантларын инде бу җәйдә үк кабул итәр дип көтелә. Анда елына 50 пилотны укыту күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев