Зәйле, автомобиль бамперы сатып алам дип, мошенниклар кармагына эләккән
Узган атнада районда бер мошенниклык очрагы теркәлгән.
17 апрельдә район эчке эшләр бүлегенә Зәйдә яшәүче 30 яшьлек ир-аттан гариза керә. Ул интернет челтәрендә “Авито” сайтында автомобиль бамперы сатып алам дип, 15900 сум акчасыннан колак каккан.
“Бу факт буенча җинаять эше кузгатылды, оператив-техник чаралар үткәрелә”, - дип хәбәр итәләр эчке эшләр бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев