Зәйле алтын балык тоткан
Евгений Урамов Зәй сусаклагычында балык тотканда төшергән кызыклы видеосы белән уртаклашты.
Чираттагы балык тотканда Евгенийның кармагына «алтын» балык капкан. Әлеге балыкның үзенчәлеге — аның тәңкәләренең ачык сары-алтынсу төстә булуы.

Бу — сирәк балык, район аучылар һәм балыкчылар иҗтимагый оешмасы рәисе Петр Чернов сүзләренчә, сорожка-альбинос булып тора һәм вакыт-вакыт ул Зәй сусаклагычында эләгә. Эксперт фикеренчә, гадәти булмаган төсле мондый балык — табигатьтә сирәк була торган табигый генетик мутация нәтиҗәсе. Балыкларда альбинизм — ул табигый феномен, экология проблемалары яки кеше факторы йогынтысы белән берничек тә бәйле түгел.
— «Алтын» балык тоткач бик гаҗәпләндем. Хәтта, бәлки тормышка ашар дип, өч теләгемне дә әйттем, — дип көлә Евгений Валентинович.
Мондый «алтын» балык тоту балык фаунасының күптөрлелеген, табигатькә сакчыл караш кирәклеген, аның байлыгын һәм матурлыгын аңлауны кабат ассызыклый. Шундый уникаль табылдыклар табигать турында кайгыртырга һәм аның ресурсларын өйрәнергә илһамландыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев