Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйле 45800 сум акчасын мошенникларга күчергән

Мошенниклык гамәлләре турында даими искәртеп торуга карамастан, алар кармагына эләгүчеләр һаман очрап тора.

Гадәттә мошенниклар телефоннан шалтыратып, кешенең ышанычын яулый. Әйтик, күптән түгел Зәйдә яшәүче хатын-кызга билгесез кеше шалтыратып, аның ышанычын яулый һәм әлеге хатын-кызның банк картасыннан 45800 сум акчасы югала.

14 майда Вконтакте социаль челтәре аша билгесез кеше бер зәйленең 13 мең сум акчасын үзләштерә.
“Әлеге мошенниклык очраклары буенча җинаять эше ачылды, тикшерү эшләре бара”, - дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.

Бу уңайдан укучыларыбызга тагын бер тапкыр мөрәҗәгать итәсебез килә – уяу булыгыз. Акча турындагы үтенеч, бигрәк тә аралашмаган кешедән килгәне сезне шикләндерергә тиеш! Зәйлеләргә таныш түгел кешеләр тарафыннан әйтелгән һәр мәгълүматны ныклап тикшерергә, билгесез кешеләр күрсәтмәсе буенча акча күчермәскә киңәш итәбез. Андый чакта 02 номеры буенча полициягә шалтыратырга да була.

Фото "Татар-информ"нан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев