Зәйле 137470 сум акчасын мошенникларга күчергән
Узган атнада районда мошенниклыкның ике очрагы теркәлгән.
Мошенниклыкның барлык схемалары турында без газета битләрендә халыкны кисәтеп, еш аңлатып торабыз. Соңгы вакытта, инвестицияләрдә акча эшлибез дип, кырыгалдарлар кармагына төшүчеләр атна саен очрап тора.
Зәйдә яшәүче 64 яшьлек хатын-кызга билгесез кеше шалтыратып, инвестицияләрдә акча эшләргә тәкъдим иткән. Әлеге хатын-кыз 10 мең сум акчасын мошенникларга күчергән.
Ә районда яшәүче 49 яшьлек хатын-кызга мошенниклар тарафыннан банк картасына һөҗүм ясалуы, картаны блокировкалау кирәк дип белдерәләр. Аның счетыннан 137470 сум акчасы югалган.
“Әлеге мошенниклык очраклары буенча җинаять эше ачылды, тикшерү эшләре бара”, - дип хәбәр итәләр полициядән.
Бушлай сыр тәбедә генә. Озын берлек артыннан куып, булганыннан колак какмагыз!
Фото "Татар-информ"нан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев