Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйгә Татарстан һәм Россия казанышлары турында сөйләүче автобус киләчәк

15 гыйнвардан Татарстанда «Татарстан — казанышлар республикасы» автобус марафоны старт алды. Автобус 1 мартка кадәр хәрәкәт итәчәк һәм республиканың 29 районында булачак. Зәйгә ул 19 февральдә киләчәк.

Марафон барышында спикерлар халыкка район, республика, ил казанышлары турында сөйләячәк. Чараларда шулай ук район активы вәкилләре, предприятие, оешма, ведомство карамагындагы учреждение җитәкчеләре, эшмәкәрләр, җирле үзидарә депутатлары катнаша.

Моннан тыш, марафон кысаларында Татарстан казанышларына багышланган фотокүргәзмә оештырылачак. Панель дискуссиядә катнашучылар республика образы — уңышлы, имин, тыныч һәм тату яшәүче төбәк белән таныша алачак. Мондый очрашуларны республиканың иң яхшы коллективлары концерт программалары тәмамлаячак.

19 февральдә Иске Зәй мәдәният йортында «Татарстан — казанышлар республикасы» панель дискуссиясе узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев