Зәйгә шәһәр суды рәисе билгеләнде
Россия Президенты Владимир Путин Федераль судлар судьяларын билгеләү турында Указга кул куйды.
Зәй шәһәр суды рәисе итеп Рамил Бикмиев билгеләнде.
Рамил Габдерәүф улы Бикмиев 1983 елның 7 февралендә Биектау районы Яңа Сосновка поселогында туган. 2007 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый. В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында юриспруденция белгечлеге буенча белем ала. Юридик фәннәр кандидаты.
Хезмәт эшчәнлеге: 2001-2003 еллар — Казан шәһәре Вахитов район суды экспедиторы; 2003-2004 еллар — Казан шәһәре Вахитов район суды белгече; 2004-2008 еллар — Казан шәһәре Вахитов район суды суд утырышы секретаре; 2008-2012 еллар — Казан шәһәре Вахитов район суды судьясы ярдәмчесе; 2012-2013 еллар Казан шәһәре Вахитов район суды рәисе ярдәмчесе; 2013-2016 еллар Казан шәһәре Вахитов район суды федераль судьясы, 2016 ел Татарстан Республикасы Теләче район суды рәисе, Россия Федерациясе Президентының Указы белән Казан шәһәренең Вахитов район суды судьясы итеп билгеләнә. 2016 елда алты еллык суд вәкаләтләре срогына Теләче район суды рәисе итеп билгеләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев