Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйгә «Россия йөрәге» гаилә учагы капсуласы кайтты

Гаилә учагы белән капсуласын Зәйгә Әхмәтҗановлар гаиләсе алып кайтты

23 гыйнварда Мәскәүдә «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы кысаларында Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Гаилә елын ачу тантанасы булды. Тантанада Петр һәм Феврониянең изге ватаны Муромнан гаилә учагы уты китерелде, аның бер өлеше илнең барлык төбәкләренә тапшырылды.

6 мартта Түбән Каманың никахлашу сараенда исем кушу тантанасы узды. Алты бала тәрбияләүче Илнур һәм Дарья Хуҗиннар гаиләсендә җиденче бала —кызлары Аксинья дөньяга килгән.

Тантана азагында Хуҗиннар гаиләсе Зәй муниципаль районыннан Әхмәтҗановлар гаиләсенә «Россия йөрәге» исемле гаилә учагы капсуласын тапшырды. Илгиз Нургали улы һәм Энҗе Габделбәр кызы Әхмәтҗановлар — дус, иҗади гаилә, аларның ике  балалары бар. Ир белән хатын хезмәт эшчәнлеген мәдәниятне үстерүгә, татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калуга һәм арттыруга багышладылар. Аларның уртак хезмәтләре нәтиҗәсендә «Җәүһәр» халык фольклор ансамбле төзелде, әлеге коллектив төрле конкурсларда һәм фестивальләрдә җиңү яулап килә. Энҗе Габделбәровна — районда «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Әхмәтҗановлар гаиләсе «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнгән. «Россия йөрәге» гаилә учагы капсуласы алдагы атнада Зәй никахлашу сараенда сакланачак.

Мәгълүмат һәм фотолар муниципаль район сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев