Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйгә Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл килде

Аны район башлыгы Разиф Кәримов, Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий каршы алды.

Бүген Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Зәйнең Свято Троицк чиркәвендә илаһи литургия үткәрде. Раштуа, Пасха кебек бәйрәмнәрендәге кебек  якты чарада районыбызның православие динен тотучылар катнашты. Әлеге очрашу Раштуа бәйрәме көннәрендә узуы белән дә кадерле. Чиркәүгә литургиягә шәһәрдән, авыллардан бик күп халык килгән иде. Шулай ук район башлыгы Разиф Кәримов, аның урынбасары Петр Уразайкин, район башкарма коимитеты җитәкчесе Эмиль Галеев та литургиядә катнашып, халык белән иңгә-иң тордылар.

-Бүген Зәй муниципаль районында яшәүчеләр, Изге Троица чиркәвенә йөрүчеләр өчен мөһим вакыйга. Зәй җирендә Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодийны сәламләвебезгә шатмын. Районыбызда төрле мәдәниятләр һәм диннәр вәкилләренең үзара яхшы мөнәсәбәте традицияләре саклана һәм бу муниципаль хакимият органнарының аерым кайгыртуы  булып тора. Районда җиде чиркәү эшли, дини инфраструктураны үстерүгә, чиркәүләрне торгызуга зур игътибар бирелә.  Югары Багражда XIX гасырда төзелгән Троица чиркәве торгызылуга шатбыз, ул, архитектура һәйкәле буларак, Татарстан Республикасы Рәисе бүлеп биргән акчалар һәм халыктан кергән иганәләр хисабына торгызыла. Олы Батрас авылында бер гасырлык тарихы булган Михаил Архангел храмының Юстиция министрлыгында теркәлү  үтү өчен документлары әзерлек стадиясендә. Биредә хәйриячеләр ярдәме белән торгызылучы чиркәү янында кышкы гыйбадәтханә төзелде һәм анда литургияләр үткәрелә. Сәвәләй авылында ике ел элек Изге Тын иңүе  чиркәве ачылды. Әлеге чиркәү авыл халкы һәм Татарстанның халык артисты Виталий Агапов ярдәмендә төзелде. Зәйдә 35нче бистәдә православие храмы һәм керәшен үзәге дә булачак, анда литургияләр чиркәү - керәшен телендә барачак. Бүгенге көндә чиркәүнең фундаменты салынды, трапезная төзелә. Төзелешкә акча җыю актив дәвам итә, шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җыелган 2 миллион сумнан артык акча махсус хәрби операциядә катнашучыларга кирәкле әйберләр алуга бирелде. Әлеге чиркәү Изге Макарий исемен йөртәчәк. Халыкның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү буенча эш алга таба да дәвам итәчәк,  - диде чыгышында Разиф Галиевич.

Ул Казан һәм Татарстан митрополиты Кириллга Зәйгә килүенең истәлеге итеп Иске Зәй чиркәве төшерелгән картинаны бүләк итте.

Чиркәүгә литургиягә килүчеләр барысы да илләребезнең тынычлануын, хәрбиләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуын теләдек, диләр. Шулай ук литургиядә Сарсаз-Баграж мәктәбенең “Сандугач”  керәшен ансамбленә йөрүче балалар да җитәкчеләре Петр Утяганов белән катнашты. Алар кунакларга татлы бүләк алып килгән иде.

-  Зәйгә без күптәннән килергә теләдек һәм Раштуа бәйрәмендә Ходай безгә мондый шатлыклы мөмкинлекне бирде. Илебез тарихында гыйбадәтханәләр юк ителгән чорлар булды, кешеләрнең йөрәкләреннән динне юк итәргә тырыштылар, әмма хәзер барысы да үзгәрде. Без әлеге чиркәүләрне торгызабыз, мәчетләр салына. Аларга йөрегез, рухи азык алыгыз үзегезгә. Үз туган телеңдә дога кылу мөмкинлеге бар. Бүген республиканың һәр районыннан йөзләгән кеше махсус хәрби операциядә катнаша. Көн саен безнең якын кешеләребез яшәү белән үлем арасында. Әгәр дә без алар өчен дога кылмасак, аларга ничек булыр? Илебезгә тынычлык килүен, махсус хәрби операциядә катнашаучы егетләрнең исән-имин әйләнеп кайтуларын теләп, бергәләп дога кылырга кирәк. Ходай Зәй җирен һәм бөтен республикабызны, монда яшәүче халыкларны сакласын! Мондый җылы очрашу өчен рәхмәт сезгә! - дип билгеләп үтте чыгышында Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл.

 

Ул Зәйгә килергә күптәннән теләге булуын, менә бүген шундый мөмкинлек тууын әйтеп, халык белән бергә литургия үткәрүенә, литургиядә катнашкан район җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде һәм район башлыгы Разиф Кәримовка иллюстрацияләр белән эшләнгән Библия бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев