Зәйгә ике яңа ашыгыч ярдәм машинасы тапшырылды
Бүген Казанда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау системасы өчен мөһим вакыйга булды.
«Соллерс» автомобиль холдингы төбәкнең медицина учреждениеләренә заманча ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре партиясеннән ачкычлар тапшырды. Sollers Atlant ышанычлы тоташ металл фургоннар базасында төзелгән транспорт чаралары ашыгыч ярдәм хезмәте автопаркын тулыландырачак һәм халыкка үз вакытында медицина ярдәме күрсәтүдә ярдәм итәчәк.
Ике B класслы автомобиль Зәй район үзәк дәваханәсе ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенә тапшырылды. Ачкычларны тапшыру тантанасында Зәй район үзәк дәваханәсе баш табибы Айдар Фатыйхов, шулай ук ашыгыч ярдәм хезмәтенең тәҗрибәле шоферлары Рәис Зыятдинов һәм Фирдәвес Фәрхетдинов катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев