Зәйгә эшлекле визит белән министр килде
Бүген Зәй районы кырларын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров карады. Аны эшлекле сәфәрдә район башлыгы Разиф Кәримов озата йөрде.
Министр район җитәкчеләре белән берлектә “Зәй” агрофирмасы басуларында үсүче шикәр чөгендере мәйданнарын карап, әлеге төр культураның күркәм үсешенә югары бәя бирде. Шулай ук әлеге агрофирмада урып-җыю эшләре киң колачлы алып барылучы көзге бодай басуларына да тукталды. Мул башаклы кырлардан канәгать калып, яхшы уңыш үстергән игенчеләргә рәхмәт белдерде.
“Хәзер инде төп бурыч булып, үстерелгәнне югалтуларсыз җыеп алу тора, һәркемнән җаваплы хезмәт сорала”, - диде ул.
Моннан тыш министр агросәнәгать паркы эшчәнлеге белән дә танышты, биредә эшкәртелеп әзерләнүче азык-төлек продукцияләрен бәяләде, “Умырзая” ашханәсен карады, “Агрокөч-сервис” АҖнең ремонт цехында булды. Шулай ук Алексей Горшков хуҗалыгында булып, ат үрчетү, чабыш атларын тәрбияләү буенча ат спорты комплексын бәяләде.
автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев