Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйгә эшкә кайткан медицина хезмәткәрләренә күп төрле кызыксындыру чаралары каралган

Зәебезгә сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләрен җәлеп итү - актуаль мәсьәлә.

Район үзәк дәваханәсенә табиблар гаиләләрен читтән китерү яисә яшь белгечләрне бирегә кайтару өчен район хакимияте тарафыннан төрле кызыксындыру чаралары тәкъдим ителә. 

Чит төбәктән табиблар бирегә килеп эшләгән очракта Татарстан Республикасы Рәисе карары белән бер миллион сум бирү күздә тотыла. Ә ТР Сәламәтлек саклау министры район үзәгенә килеп эшләүче һәркемгә 800 мең сум түли. Зәй районында да сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәре буларак эшкә килүчеләргә муниципаль бюджеттан 500 мең сум бирү карар ителде. 

- Без әлеге түләүләр өстенә Зәйгә килеп эшләргә теләк белдергән табиблар гаиләләренә, аерым белгечләргә бер, ике, өч бүлмәле биш фатир да әзерләп куйдык. Алар хезмәт итү чорында яшәү шарты белән бирелә (служебный). Әлеге фатирлар барысы да җиһазлар, кирәкле техника белән тәэмин ителгән, яшәү өчен уңайлы шартлар тудырылган, - диде район башлыгы Разиф Кәримов. 

Кыскасы, Зәйдә табиблар, медицина хезмәткәрләрен эшкә көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев