Зәйгә эш визиты белән яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков килде
Бүген Зәйгә эш визиты белән яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков килде. Ул яшьләр эшләре идарәсенең кече коллегия утырышында катнашачак.
Министрны район башлыгы Разиф Кәримов, район башкарма комитет җитәкчесе Эмиль Галеев каршы алды. Ринат Садыйков министр вазифасына 11 гыйнварда билгеләнде. Министр буларак, Ринат Наилевичның Зәйгә бу - беренче эш сәфәре.
Ринат Наилевич эш сәфәрен “Спарта” яшьләр клубында “Вираж" автомотоклубы дәресен, КВН буенча мастер - класс белән танышудан башлады. Ул шулай ук “Дуслык” һәм Иске Зәй яшьләр үзәгендә булды. “Йолдызлык” сәламәтләндерү лагере эше белән танышты. Соңыннан киңәшмә “Факел” балалар сәламәтләндерү лагеренда узачак.
Тулырак газетабызның киләсе саныннан укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев