Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдән хәрбиләргә һәм госпитальләргә 21нче гуманитар йөк озатылды

Бүген Зәйнең Җиңү бульварыннан Луганскийга чираттагы гуманитар ярдәм җибәрелде.

Анда район җитәкчелеге, волонтерлар, хәрби комиссариат вәкилләре, "Җылы Зәй", Ватанны саклаучылар фонды әгъзалары, зәйлеләр килгән иде.

"Без Җиңү өчен кулыннан килгәннең барсын да эшләүчеләргә рәхмәтле, безнең көч - бердәмлектә",- диде район башлыгы Разиф Кәримов хәерле юл теләп.

Әлеге гуманитар йөк Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Лениногорск, Бөгелмә, Зәйдән тупланган. Ә ярдәм җыюның үзәге булып Зәй тора. Волонтер Наталья Березина бу юлы хәрбиләрнең ягулык материаллары, эчә торган су саклау өчен күпләп бочкалар сорауларын әйтте.

- Без 21нче гуманитар йөкне күпчелек тимер бочкалардан әзерләдек, ә эчә торган су өчен пластик савытлар җыйдык. Шулай ук госпитальләргә медицина җиһазлары, препаратлар, хәрбиләргә аптечкалар җибәрәбез. "Хыял" кибете эчке киемнәр өчен материаллар бирә, ә 9нчы мәктәп педагоглары җәйге чор булуга карамастан эчке киемнәрне тегәләр, маскет челтәрләр үрүчеләр дә чираттагы партияне әзерләделәр, анан тыш та бик күп кирәк-яраклар күрше-тирә районнар белән бергәләп тупланды, - диде Наталья.

Йөкне КАМАЗ заводы йөртүчесе Дмитрий Коробейников алып китте. Ул инде Луганскийга өченче тапкыр бара икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев