Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдән Виктор Никифоров «Татнефть» АҖ грантын өченче мәртәбә отты

Зәйнең «Гвардия» эзтабарлар отряды җитәкчесе Виктор Никифоров “Татнефть” АҖнең “Игелек энергиясе” социаль инициативалар конкурсында «Тарихи мирасны саклау» номинациясендә грантка лаек дип танылды.

"Татнефть" хәйрия фонды Виктор Михайловичның хәрби-патриотик эшчәнлек белән бәйле проектын уңышлы дип тапты. Ул агымдагы елның көзендә тормышка ашырыла башлаячак.

Проект кысаларында Зәй районы мәктәпләре укучылары күчмә күргәзмәләр ярдәмендә, районнан читкә чыкмыйча, Бөек Ватан сугышы тарихы белән таныша алачаклар. Шулай ук проект кысаларында агымдагы елның апрелендә «Хәтер вахтасы» эзтабарлар экспедициясе оештырылачак, аның нәтиҗәләре буенча «Гвардия» отрядының эзләнү эше турында фильм төшереләчәк.

Шунысын да әйтик, Виктор Никифоров "Татнефть" АҖ грантын өченче мәртәбә отуы.

Фото яшьләр эшләре идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев