Зәйдән Ризалина – “Сөмбелә-2025” төбәк бәйгесе призеры
Алабуга шәһәренең «Энҗекәй» балалар бакчасында «Сөмбелә чибәре - 2025» төбәк бәйгесе үтте.
Конкурс ике этаптан торды. Беренче турда 42 бала катнашты, шулар арасыннан 10 кызны икенче турга сайлап алдылар.
Икенче сайлап алу турында Минзәлә, Кайбыч, Чаллы, Актаныш, Зәй, Алабуга шәһәр районнарыннан 10 бала катнашты. Өч этаптан торган - «Мин – Сөмбелә чибәре!», «Көз моңнары», "Көз бүләге" дип аталган бәйгеләрдә кечкенә сылуларыбыз үз көчләрен сынадылар. Бу бәйгедә Зәй районының данын яклаучы кызыбыз "Кояшкай" балалар бакчасыннан Ризалина Фәрхетдинова өченче урынга лаек булды.
“Әзерләнү, чыгыш ясау мизгелләре җиңел булмаса да, җиңү яулавы күңелле, әлбәттә. Кечкенәдән шундый бәйгеләрдә катнашып үскән балаларга тормыш агымына кереп китү дә кыен булмаячак. Безнең Ризалина исә һәрчак активлыгы, тырышлыгы белән аерылып тора. Аның әти-әнисенә, барлык тәрбияче-педагогларга рәхмәт белдерәбез”, - ди "Кояшкай" ның татар теле буенча белем бирүче тәрбияче Алсу Миңнебаева.
Бәйгегә әзерләнүгә күп көч куйган Ризалинаны, аның әти-әнисен, “Кояшкай” балалар бакчасы коллективын котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев