Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдән Регина Волкова «iВолга» яшьләр форумында югары нәтиҗәләр күрсәтә

21-29 июльдә Самара өлкәсендә матур табигать кочагында «iВолга» Идел буе федераль округы яшьләр форумы бара.

Анда Татарсстан командасы составында Зәйдән яшьләр эшләре идарәсе белгече Регина Волкова да кактнаша.

Форумның темасы чаралар оештыру, хәрби физик әзерлек, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышлана. Биредә программада фәнни-гамәли конференцияләр, мастер-класслар, түгәрәк өстәл артында фикер алышу, спорт ярышлары каралган. Шулай ук катнашучылар Россия яшьләренең грант бәйгесендә шәхси проектлары тәкъдим итә ала.

Быелгы форумда илнең 74 төбәгеннән ике мең яшь кеше катнаша, шуларның 120се Татарстан яшьләре. Республика командасында иң активларның берсе Зәйдән Регина Волкова.

Регина спорт ярышларында, хәрби физик әзерлектә үзен иң-иңнәрнең берсе итеп танытты, шулай ук аның төрле чараларны оештыру осталыгы да югары бәяләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев