Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдән Мухамовлар гаиләсе Татарстан Рәисе тарафыннан кабул итү тантанасында катнашты

Бүген Казан Кремлендә республиканың үрнәк гаиләләре хөрмәтләнде. Алар арасында Зәйдән олы хөрмәткә лаек Гайнелхәят һәм Госман Мухамовларның булуы без зәйлеләр өчен аеруча куанычлы.

Республика көне алдыннан күркәм традицияне дәвам итеп, Казан Кремлендә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова җөмһүриятебезнең иң яхшы парларын кабул иттеләр. 
Республиканың никахларны теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина белдерүенчә, үрнәк гаиләләрне кабул итү инде унынчы тапкыр үткәрелә, ул чараларда 500дән артык  матур парлар катнашкан. Быел  традицион чарада Зәй муниципаль районыннан олы хөрмәткә лаек парлар - Госман Мәхмүт улы һәм Гайнелхәят Гомәр кызы Мухамовлар катнашты. Бу күркәм гаилә агымдагы елның 10 мартында бергә тормыш коруларының алтын юбилеен билгеләп үттеләр. Икесе дә хезмәт сөючән, ярдәмчел, югары эрудицияле, үзара аңлашып гомер итүче бу пар ныклы гаилә үрнәге. Гаилә башлыгы Госман Мәхмүт улы Казан Дәүләт педагогия институтын тәмамлагач үзенең хезмәт юлын Зәй районының Федоровка авылы мәктәбендә математика укытучысы буларак башлый, аннан Аксар урта мәктәбенә директор итеп билгеләнә. Өч ел дәвамында "Чапаев исемендәге" колхозны җитәкли. Мәгариф, мәдәният өлкәсендә, җирле үзидарә органында җитәкче постларны били. Госман Мухамов иҗади эшчәнлек белән дә актив шөгыльләнә: әдәбият, журналистика, үзешчән сәнгатьтә районның билгеле шәхесе. Ул "Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы" исеменә ия, Габдулла Тукай исемендәге приз өчен үткәрелгән республика нәфис сүз осталары бәйгесе лауреаты, районда гамәлдә булган мәртәбәле Сөббух Рәфыйков премиясе иясе. ТРның "Өч миллиард тонна нефть чыгару" дәүләт бүләгенә лаек булган. 
Ә тормыш иптәше Гайнелхәят Гомәр кызы 40 елдан артык хезмәт юлын укытучы һөнәренә багышланган мөхтәрәм педагог. Ул математика фәнен район мәктәпләрендә балаларга өйрәткән мөгаллим. Бу юнәлештә ул зур уңышларга ирешкән. Аның укучылары район, республика фән олимпиадалары җиңүчеләре. Намуслы тырыш хезмәте өчен Гайнелхәят Гомәр кызы төрле дәрәҗә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Ул "Россия Федерациясенең мактаулы мәгариф хезмәткәре" исеменә ия. 
Мухамовлар гаиләсендә тормыш мәгънәсе һәрвакыт тату гаилә. Алар өч бала тәрбияләп үстереп, аларны хезмәт сөючән, һәр гамәлләре өчен җаваплы затлар итеп олы тормыш юлына бастырдылар. Алар да әти-әниләре кебек башкаларга хөрмәтле мөнәсәбәттә булулары белән аерылып торалар. Ә 7 онык өлкән Мухамовларның горурлыгы, гаилә кыйммәтләрен дәвам итүчеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Чын кунелемнэн котлыймын! Лаеклы гаилэ, лаеклы кешелэр!!