Зәйдән Ландыш Ананьева «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» конкурсында җиңү яулады
15 августта Татарстан Республикасы Дәүләт Советында 2023 ел йомгаклары буенча «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» конкурсында җиңүчеләрне котлау тантанасы булды.
Әлеге бәйге төрле номинацияләрдә узды. Зәй район Советы аппараты җитәкчесе Ландыш Ананьева «Җирле үзидарә органының иң яхшы җитәкчесе –муниципаль берәмлек профсоюзының социаль партнеры» номинациясендә җиңү яулады.
Муниципаль идарә өлкәсендә республика конкурслары 2006 елдан үткәрелә. Төп максаты – республиканың җирле үзидарә органнарының эш сыйфатын яхшырту.
Ландыш Госмановнаны зур җиңүе белән котлап, эшендә уңышлар, сәламәтлек телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев