Зәйдән ике гаилә хәрбиләр өчен 25 коробка өй токмачы әзерләгән
Махсус хәрби операциядәгеләргә булышлык йөзеннән зәйлеләр кулларыннан килгәнчә гуманитар ярдәм җыюга үз өлешләрен кертә.
Аксар авыл җирлегеннән хәбәр итүләренчә, бу көннәрдә Перцовка авылыннан ике гаилә Җиңү көне уңаеннан җыюлучы ярдәм өчен 25 коробка өй токмачы китергәннәр.
- Җирлегебез халкы мәрхәмәтле гамәлләрдә һәрчак бердәм. Перцовкадан Дәүләтшиннар һәм Шәмсетдиновлар гаиләсе әле бу көннәрдә генә өйләрендә баскан токмачлар әзерләп китерделәр. Ризыклар әзерләп китерүчеләргә дә, маскировка челтәрләре үрүчеләргә дә без бик рәхмәтле, хәрбиләребезгә алар туган як җылысын алып килсен, тиз көннәрдә, җиңү белән, исән-сау җирлегебезгә әйләнеп кайтсыннар егетләребез, - ди җирлек башлыгы Юрий Гыйльманов.
Фото Аксар авыл җирлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев