Зәйдән җибәрелгән гуманитар йөк Лисичанскига барып җитте
Узган якшәмбедә Зәйдән чираттагы ашыгыч гуманитар ярдәм партиясе — утеплитель-җылыткычлар Татарстан шефлыгындагы Лисичанск мәктәбенә җибәрелде.
Исегезгә төшерәбез, анда Татарстан төзүчеләре мәктәпкә капиталь ремонт ясап бетергәннәр, җылылык трассасын сузганнар һәм аларга ашыгыч рәвештә утеплитель-җылыткыч кирәк булган. 400 мең сумнан артыклык кирәкле продукция белән «ТЕХНО» заводы тәэмин итте. Ә заказны район хакимияте түләде.
Луганск Халык Республикасының Татарстаннан шефлыкка алынган шәһәрләре кураторы, вице-премьер Фәнил Әһлиуллин лисичанскийлылар исеменнән зәйлеләргә социаль объектларны торгызуда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев