Зәйдән яшь армияче Эвелина Чагаева «Ворошиловский стрелок» кубогын яулады
Казанда Советлар Союзы Герое Б.Кузнецов призына ату буенча республика ярышларының III этабы узды.
Турнирны ТР ДОСААФ төбәк бүлеге оештырды.
Зәй районыннан ярышларда 6нчы мәктәптән Советлар Союзы Герое Николай Майков исемендәге яшь армиячеләр отряды катнашты. Ярышлар нәтиҗәләре буенча отрядта тәрбияләнүче Эвелина Чагаева «Ворошиловский стрелок» мактаулы кубогына лаек булды. Эвелинаны һәм аның остазларын искиткеч җиңүләре белән котлыйбыз!
фотолар мәктәптән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев