Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдән Гүзәл Хәлиуллина «Чулман дулкыннары» бәйгесеннән диплом белән кайтты

Гүзәл Азаловна үзенең моңлы тавышы белән жюрины таң калдырып, III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

14 ноябрьдә Чаллының «Энергетик» Мәдәният сараенда начар күрүчеләр арасында «Чулман дулкыннары» дип аталган төбәкара фестиваль узды. Ул Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланды.

Фестивальдә Чаллы, Казан, Зәй, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Мөслим, Минзәлә, Оренбург шәһәрләре вәкилләре катнашты.

Бәйгедә безнең Зәй сукырлар җәмгыятеннән Гүзәл Хәлиуллина чыгыш ясады. Гүзәл Азаловна үзенең моңлы тавышы белән жюрины таң калдырып, III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

— Гүзәл фестивальгә ике җыр әзерләп барды. Берсе — «Ай, былбылым», икенчесе — «Ак розалар». Ул үзенең йомшак бәрхет тавышы белән барыбызны да сокландырды. Фестиваль югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Һәр җырчыны волонтерлар озатып йөрде. Алга таба да шундый чараларда катнашу теләге белән үзебезгә рухи көч алып кайттык Чаллыдан, — ди сукырлар җәмгыяте рәисе Мария Костюченко.

Гүзәл үзен фестивальгә әзерләгән «Энергетик» Мәдәният сараеның «Русская душа» ансамбле җитәкчесе Людмила Заплутахинага, «Адымнар» татар мәдәнияте клубы җитәкчесе Фәннур Миннекәевка, Тәслимә Гәрәева, Ольга Васильева, Андрей Мироненкога рәхмәтле.

Тормыш аны төрле авыр киртәләр куеп сынаса да, ул бирешми, сынмыйча-сыгылмыйча алга карап, көчле булып яши. Бүгенге көндә улы мобилизацияләнеп, Ватан сагында тора. Балаларын, газиз кешеләрен хәрби хезмәткә озаткан аналарның йөрәге ничек телгәләнгәнен һәр кеше күңеле белән аңлый. Күптән түгел ирен югалтты. Җыр — аның юанычы, сагыш-моңнарын да җыр белән баса Гүзәл. Ул үзе җырлар да яза. Моңа кадәр «Энергетик» Мәдәният сараена хорга җырларга йөргән.

«Чулман дулкыннары» татар җыры фестивале татар халкының мәдәниятен саклап, киләсе буыннарга җиткерү йөзеннән ике елга бер үткәрелә. Бу — Идел-Урал төбәгендәге бердәнбер чара. Фестиваль аша үзешчән җырчыларга үсәргә җирлек тудырыла.

— Мондый чараларда катнашу безгә канат куя. Кызганыч, безгә бәйге-чараларга йөрү өчен транспорт бирелми. Фестивальгә безне җәмгыять әгъзасы Галина Хрипунова рульдә үзе алып барды. Талантлы кешеләрне мондый масштаблы иҗади чараларда катнаштыру бик мөһим. Талант югалмасын, барлыйк аларны, үстерик! — ди Мария Филипповна.

Фотолар сукырлар җәмгыятеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев