Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдән гуманитар ярдәм итүчеләр Зәй егетләре белән очрашты

14 мартта Зәйдән гуманитар ярдәм төялгән йөк машинасы махсус хәрби операциядә булган Зәй егетләре һәм госпитальгә юл алган иде.


Алар 15 мартта госпитальгә килеп җитеп, госпиталь өчен Зәйдән җибәрелгән медикаментлар, инвалид коляскалары,  кул таяклары, памперслар, матрас, одеял, юрганнар һ.б.ларны калдырдылар. 
"Биредә Зәйдән җибәрелгән ярдәмне сөенеп, рәхмәт  әйтеп кабул иттеләр. Безне шатланып каршы алдылар. Сез юлдан арып килгәнсез, без барысын да үзебез бушатабыз дип хөрмәтләрен дә күрсәттеләр. Ә без бергә зур көч булып бу эшне башкардык", - ди гуманитар йөкне озата баручы Кораллы Көчләр ветераны Валентин Атласов. 
Аннан икенче көнне  гуманитар ярдәм озатучылар 33нче полктагы хәрбиләр белән очраштылар.
"Әлеге полктагы Зәй егетләренең барысын да диярлек күрдек. Бергә йокладык.  Исемле посылкаларны кемнәр ала алмады, егетләргә биреп киттек. Алар хуҗаларына тапшырачак", - ди Валентин Атласов.
Зәйдән хәрбиләре тылдагы район җитәкчелегенә, якташларына терәк булулары, ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерә. Аеруча маскировкалау челтәрләре үрүче апаларга, әбиләргә олы хөрмәтебез зур,  дигән алар.

В. Архипов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев