Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдән госпитальләргә гуманитар ярдәм җибәрелде

Зәйдән игелекле кешеләр ярдәме белән гуманитар ярдәм җыелып, айга ике мәртәбә госпитальләргә озатыла.

Чираттагы йөк машинасы 21 ноябрьдә юлга кузгалып, Каминск-Шахтинск, Луганск госпитальләренә гуманитар ярдәм барып җитте.
Бу — хәрбиләргә һәм госпитальләргә Зәйдән җибәрелгән 13енче гуманитар ярдәм. Әлеге игелекле эшнең башында Зәй кызы Наталья Березина тора. Шәһәрдә логистика юнәлешендәге бер оешмада хезмәт куя ул. Эштән соң, ял көннәрендә ул госпитальләргә, беренче линиядәге фронт хәрбиләренә кирәкле әйберләрне җыеп, аны озату эшен башлап йөри.
Гуманитар ярдәм Зәйнең «Закамье — Помощь госпиталям и фронту», Чаллының «Дела Милосердия», Түбән Каманың «Гуманитарка -Татарстан», Әлмәтнең «Штаб Масксети Ассоль», «Мегасети», Әлмәт районы Тихоновка авылы, Лениногорскиның «С Любовью и Молитвами» волонтерлар төркемнәре тырышлыгы белән җыелды. Әлеге волонтерлар төркемнәренең үзәге — Зәй. Госпитальләр, алгы сызыктагы хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм җыю Зәйнең үзәк стадионында оештырылган. Алмаш киемнәр, медикаментлар, култык таяклары, инвалид коляскалары, урын-җир әйберләре, окоп шәмнәре һәм башка бик күп кирәкле булган әйберләр җыеп озатылган.
-Гуманитар ярдәм район-шәһәр халкы булышлыгы белән җыела. Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә ярдәм итүне без үзебезнең бурычыбыз дип саныйбыз. Гуманитар ярдәмне җыюда һәм озатуда булышлык иткән район башлыгы Разиф Галиевич Кәримовка, транспорт белән тәэмин иткән КАМАЗ заводы җитәкчелегенә, машинаны төяүдә катнашучыларга, 2нче мәктәп укучыларына зур рәхмәт әйтәсем килә. Бу игелекле эшкә күбрәк кеше кушылсын иде, — ди Наталья.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев